Иске Йомралы мәктәбе 100 еллыгын билгеләп үтә

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Бер гасыр вакыт тарих өчен күп булмаса да, мәктәп өчен саллы гомер. Агымдагы уку елында Иске Йомралы мәктәбенең 100 еллык юбилее. Әлеге истәлекле дата уңаеннан, 2 ноябрь көнне барлык укытучыларны, чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәмгә чакырабыз. Очрашу урыны – Иске Йомралы урта мәктәбе. 9.00 сәгатьтә. Тантаналы өлеш Иске Йомралы авылы мәдәният йортында 10.00 сәгатьтә башлана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International