Марат Җәббаров "Danone Россия" компаниясе генераль директоры Чарли Каппетти белән сөйләшүләр үткәрде

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

22 октябрьдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Мәскәүдә "Danone Россия" компаниясе генераль директоры һәм Россия, БДБ, Төркия һәм Якын көнчыгыштагы яңа сөт продуктлары бүлекчәсе вице-президенты Чарли Каппетти белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, Danone компаниясе составына 16 завод керә, шул исәптән «Данон Россия «АҖ» Эдельвейс "Сөт комбинаты" филиалы. Республика территориясендә сөт комбинаты тәүлегенә 90-130 тонна чимал сатып ала (сезонга һәм ихтыяҗга карап), 6 авыл хуҗалыгы предприятиесе белән даими нигездә эшли. 

Очрашу барышында яклар үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. "Татарстан – Россиядә сөт җитештерү һәм сату буенча лидерларның берсе, республикада аны эшкәртү һәм башка регионнарга һәм илләргә нәкъ менә әзер продукция китереп тору төбәктә өстәмә бәя калдырырга мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Чарли Каппетти, үз чиратында, сөт эшкәртү өлкәсендәге эш тәҗрибәсе һәм алдагы планнар белән уртаклашты. "Компания сакчыл һәм экологик җитештерүгә йөз тота, шуңа күрә перспектив планнарда –сәүдә челтәрләрендә кабул итү һәм алга таба пластик икенчел чималны эшкәртү», - дип уртаклашты компаниянең генераль директоры.

ТР Премьер-министры урынбасары Чарли Каппетти Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт белдерде һәм компания җитәкчелеген алга таба хезмәттәшлекнең барлык аспектлары турында җентекләп сөйләшү өчен Казанга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International