Морзалар солдат улын каршы алды

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

 

Рушан аграр көллияттә техник-механик белгечлеге алган. Туган ягы кырларында намус белән хезмәт итүче яшь комбайнчы буларак та таныш ул безгә. Аннан “КамАЗ“ машинасында да эшләде.
Узган елның 22 ноябрендә егет армия сафларына юл ала. Төгәл бер ел вакытны хәрби бурычын үтәүгә, илебез тынычлыгын саклауга багышлый ул. Мәскәү өлкәсендә хезмәт итә егет. Биредә дә “КамАЗ“ машинасы белән юллар иңли.
Рушанның намуслы, тырыш хезмәтен дәлилләп, әти-әнисе исеменә Рәхмәт хатлары килә. Солдат егет үзе дә хәрби әзерлеге һәм үрнәк хезмәте өчен Мактау грамотасына лаек була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International