Апаска «Фәнни десант” төшәчәк

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Казан федераль университетының 215 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан Татарстанның 18 шәһәр һәм бистәләрендә зур фән бәйрәме узачак.

“Фәнни десант” 25 октябрь көнне Апаска да төшәчәк. Оештыручылар фән дөньясыннан килгән казанышлар һәм катлаулы күренешләр турында лекцияләр, кызыклы интерактив — викториналар, һөнәри юнәлеш бирүче мастер-класслар, тәҗрибә һәм экспериментлар тәкъдим итәчәкләр.
- Бу зур һәм кызыклы чара булачак. Биредә барлык теләге булган апаслылар катнаша ала. Керү бушлай булачак, - дип хәбәр итәләр район мәгариф бүлегеннән. (12+).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International