Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү»ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын өстәмә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру турында игълан итә.
Грант күләме Министрлык тарафыннан КФХның үз акчаларын һәм аның чыгымнар планын исәпкә алып билгеләнә. Мөгезле эре терлек үрчетү өчен грантның максималь күләме бер хуҗалыкка 30 млн.сумнан артмый һәм НДС исәбеннән башка чыгымнарның 60% ын тәшкил итә. Башка төр авыл хуҗалыгы терлекләрен, кош – корт һәм балыкны үрчетү һәм тоту өчен-20 млн.сумнан да артмый.
Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 йорт, 3 кат, 309 кабинет эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.
Документлар һәм гаризалар 2019 елның 23 октябреннән 21 ноябренә кадәр кабул ителә. Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турында мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган