2019 елның 17-19 октябрендә Мамадыш шәһәрендә 2005-2006 елларда туган кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә волейбол ярышлары узды. Апас урта мәктәбе укучыларыннан торган команда, тренер Гиззатов Рәмис Р., Мамадыш һәм Аксубай командаларын җиңеп, финалга чыктылар һәм бары тик чирек финалда гына Минзәлә командасына бирештеләр. Нәтиҗәдә 5 нче урынны алдылар.