Конференциядә Төбәк сәяси советы әгъзасы Динар Бариев, Апас муниципаль районы вәкиллекле органнары депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчеләре һәм урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, «Бердәм РОССИЯ» партиясе әгъзалары һәм тарафдарлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Конференциянең көн тәртибендәге төп мәсьәлә партиянең җирле бүлегенең яңа секретарен сайлау булды. Яшерен тавыш бирү бюллетененә ике кандидатура кертергә тәкъдим ителде. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Апас җирле бүлеге секретаре итеп Апас муниципаль район башлыгы Равил Фәрит улы Хисаметдинов сайланды.
«Ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Мин районыбызның партия структурасын дөрес һәм актив алып баруга йөз тотам», - дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.
Икенче мәсьәлә «ЕДИНАЯ РОССИЯ» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXXI конференциясенә делегатлар сайлау булды.
Конференция ахырында партиянең алдынгы әгъзаларына намуслы хезмәтләре һәм «ЕДИНАЯ РОССИЯ» партиясе эшчәнлегендә актив катнашулары өчен рәхмәт хатлары тапшырылды . «ЕДИНАЯ РОССИЯ» партиясендә озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр Кызыл Тау башлангыч бүлекчәсе секретаре Шәүкәт Гаффаров, Урта Балтай башлангыч бүлекчәсе секретаре Рифкать Хәбибуллин, Олы Болгаер башлангыч бүлекчәсе секретаре Зилә Сәйфуллина, Зур Күккүз башлангыч бүлекчәсе секретаре Роза Низамова белән бүләкләнделәр.
Төбәк сәяси советы әгъзасы Динар Бариев партиянең яңа әгъзаларына да билетлар тапшырды.