Апас гөрләп торырга тиеш

2012 елның 12 октябре, җомга

Районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка министрлык вәкилләре килде. Ул яңа төзелгән “Алтын алка” Боз сараен ачу тантанасында катнашты һәм район мәдәният йортында халык активы белән очрашты. “Апаста уңай үзгәрешләр күзәтелә, тормыш итү өчен уңайлылыклар күп. Район барлык максатчан программаларны да үтәп бара. Юллар салыну, мәктәпләр, мәдәният учаклары, спорт комплекслары төзелү яшьләрне авылда калдыру өчен менә дигән чара. Эш урыннары бар, яшәү шартлары уңай икән, димәк, киләчәк тә ышанычлы”, – диде республика башлыгы.

Республика кунакларын район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды һәм озатып йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International