Апаста хезмәт хокукларын саклау буенча мөһим киңәшмә узды

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Биредә Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская, Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов, архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Резеда Шәйхетдинова, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды Идарәсе начальнигы Илмир Гыйльметдинов һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмәдә хезмәт хокукларын яклауга, куркынычсызлык кагыйдәләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Барлык эш бирүчеләрнең хезмәт турындагы законнарга таянып эш итәргә тиешлеге ассызыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International