–Сезнең белән бар проблемаларны уртага салып сөйләшү, теләк-тәкъдимнәрегезне тыңлау, киләчәктә эшмәкәрлекне җәелдерү максаты белән җыелдык. Төрле грантлар, республика программалары эшли. Аларда катнашырга чакырабыз. Дәүләт булышам, дип торганда, куркып калмаска кирәк. Тәкъдимнәрегезне тыңлыйбыз, ярдәм итәргә тырышабыз, – диде район башлыгы һәм “Апасның бренды булырлык“ эшчәнлек төре башлау тәкъдиме белән дә чыкты.
Эшмәкәрлек алып баручы райондашлар үзләренең сорауларын бирделәр һәм урында ук җаваплар да алдылар.