Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, үсемлекчелек елы тәмамланды диярлек. Һәм хәзер тармакның башлангыч нәтиҗәләрен чыгарырга мөмкин. Кукурузны исәпкә алмыйча тулай ашлык күләме 4,25 млн.тонна тәшкил итте, уңдырышлылык – 30,1 ц/га: Тукай районы (40,4 ц/га), Мамадыш (40,2), Зәй (40,1), Актаныш (40,1 ц/га) районнары. Ашлык суктыру буенча лидерлар: Тукай (175,3 мең тонна), Арча (175,1), Актаныш (170,7), Минзәлә (170,4) районнары.
Ашлыкка һәм силос өчен кукуруз мәйданы 203 мең га тәшкил итте (2018 елда – 201,5 мең га), шулардан бөртеккә 50 мең га җыеп алыначак, бүгенге көнгә ул 74,3 мең тонна тәшкил итә, уңдырышлылык-51,8 ц/га.
Республика өчен икенче җитди мәдәният-шикәр чөгендере. Аның чәчү мәйданы – 63,7 мең га (2018 елга+1,4 мең га). Бүгенге көнгә 87% яисә 55,1 мең га тулай җыем 2 млн.439 мең тонна тәшкил итә, 2,6 млн. тонна татлы тамыр җыеп алырга планлаштырабыз. Быел уңыш узган ел дәрәҗәсеннән 108 ц/га артыграк һәм 442,5 ц/га иң зур шикәр чөгендере мәйданы Зәй (9,3 мең га), Буа (8,9), Сарман (8,5), Тәтеш (5,8), Нурлат (5,4) районнарында. Иң күп уңыш Тәтеш (530 ц/га), Зәй (517), Минзәлә (506), Актаныш (480 ц/га) районнарында.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Марат Җаббаров агымдагы елда шикәр комына бәйле вәзгыять бик катлаулы булуын билгеләп үтте. Россия буенча шикәр җитештерү 1 млн тонна дәрәҗәсендә бәяләнә һәм бәяләр, узган ел 30 мең сумга якын, 35% ка кимегән.
Министр көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыруга аерым тукталды. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендәге 15 мәйданчыкта, Яр Чаллы шәһәрендәге 2 мәйданчыкта, Осиново бистәсендә һәм Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында 7 ярминкә уздырылды. Сәүдә мәйданчыкларына барлыгы 489 млн. сумлык продукция китерелгән " ярминкәләрдә бәяләр сәүдә предприятиеләренә караганда түбәнрәк. Мәсәлән, яшелчә буенча аерма 70% ка кадәр җитә. Һәр мәйданчыкка җаваплы кешеләр беркетелгән. Ярминкәләр башланганчы һәм аларны үткәрү барышында продукция сыйфатын ветеринария хезмәте һәм ТР буенча Россельхознадзор идарәсе хезмәткәрләре даими контрольдә тота», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Шулай ук агроиминләштерү дә матбугатның кызыксынуы уятты. Марат Җәббаров Татарстанда 75 мең га (6 %) көзге культуралар иминиятләштерелгән, дәүләт фермерларның агроиминләштерү буенча чыгымнарының 95% ына кадәр компенсацияләвенә игътибар итте.
Журналистлар белән очрашу ахырында Марат Җәббаров комбайнчылар республика конкурсы, «АПКның иң яхшы хезмәткәре» конкурсы һәм авылда яшь белгечләргә ярдәм чаралары турында сөйләде.