Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә биржа аша минераль ашламалар алу мөмкинлеге турында сөйләделәр

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Киңәшмәне ачып, министр Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт һәм Санкт – Петербург халыкара товар-чимал биржасы компаниясенә мондый чараны уздыру өчен Татарстан сайлап алынганнары өчен рәхмәт белдерде.    

«Югары уңыш алу өчен төп чараларның берсе булып туфрак эшкәртүнең дымлы системасын куллану, яфраклардан тукландыруның мәҗбүрилеге, органик ашлама аша тиешле күләмдә туклану белән тәэмин итү тора .шул исәптән биологияләштерү аша һәм минераль ашламалар кертү. Киләсе елда без үз алдыбызга һәр гектарга 70 кг д. в. кертү бурычын куябыз. Бүгенге чара ашламалар җыю буенча планнарыбызны тагын да отышлырак шартларда үтәргә һәм авыл хуҗалыгы культураларыннан планлаштырылган уңыш үстерергә ярдәм итәр дип ышанабыз», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Семинарның төп өлешенә күчкәндә, монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов биржа механизмнарының, беренче чиратта, үтәкүренмәлелек булуын, шуңа күрә монополиягә каршы орган тарафыннан хуплануын билгеләп үтте.

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ягулык-энергетика комплексы һәм химия сәнәгате идарәсе башлыгы Дмитрий Махонин Россиядә биржа сәүдәсенең үсеше һәм ашламалар сатып алуның өстенлекләре турында сөйләвен дәвам итте. 

Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы эше турында «СПбМТСБ» АҖнең төбәк сәясәте буенча директоры Александр Гудков сөйләде. Плюслар арасында, беренче чиратта, ул биржа килешүләре буенча йөкләмәләрне тәэмин итү гарантиясен һәм ашламалар базарында мошенниклардан яклауны билгеләп үтте. "Сатулар башланганчы гарантия тәэминаты кертелә, 5%, бу килешүдән баш тарткан очракта контрагент ала. Яклар килешү төзегәннән соң, клиринг счетына алдан түләүнең 100% кертелә. Бу көнне сатучыга товар сатып алучыга күчерелә», - дип сөйләде белгеч, һәр авыл хуҗалыгы җитештерүчесенең үз тәкъдимнәрен карый һәм кирәкле продукцияне сатып ала алуына игътибар итеп.

"СПбМТСБ» АҖ сәүдә технологияләрен үстерү бүлеге башлыгы Ирина Никольская турыдан-туры сәүдә биржасы эшен күрсәтте, сәүдәләрдә ничек катнашырга һәм килешүләр төзергә мөмкин икәнен сөйләде.

Чара ахырында киңәшмәдә катнашучылар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сорауларына җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International