Район башлыгы Равил Хисаметдинов Шыгай авылында башкарылучы төзелеш эшләре белән танышты

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Равил Хисаметдинов урында булып эшнең барышы белән танышты, җитәкчеләр белән очрашты.
Шулай ук Шыгай авылы клубын да төзекләндерү эшләре башланып киткән.
–Район бюджетыннан 1 миллион сумлык грант бирелгән иде. Эшләр башланып китте. Бинаның эчке ягы төзекләнә, тәрәзәләр, ишекләр, электр челтәрләре яңара. Төзелеш эшен Фәнис Сафиуллин җитәкчелегендәге егетләр башкара, – диде Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова.
Клуб мөдире Дамир Камалиев белдерүенчә, клуб 1996 елда төзелгән. Ул 150 урынга исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International