Борнашта яңа мәктәп ачылды

2012 елның 16 октябре, сишәмбе
Борнаш авылында зур тантана үтте. Биредә 154 балага исәпләнгән, заманча, барлык уңайлылыклары булган мәктәп ачылды. Класслар якты, иркен, уңайлы. Шушы бинада ук медицина ярдәме күрсәтү пункты, теш дәвалау бүлмәсе, зур спорт залы урын алган. Тантанада ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Гадәтән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министры Рафис Хәбибуллин, ТР юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов, медицина фәннәре профессоры Рәис Хафизов һәм башкалар катнашты. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин кунакларны каршы алды һәм яңа мәктәп белән таныштырды. Мәктәп коллективы исә уку һәм укыту өчен уңайлылыклы, заманча, зур мәктәп төзеткән район башлыгына олы рәхмәтен ирештерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International