Апас муниципаль районы Советындагы «Бердәм Россия» сәяси партиясе фракциясе депутатларының җыелышы узды. Җыелышта район башлыгы Равиль Хисаметдинов, «Бердәм Россия» партиясе региональ башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – партия төзелеше бүлеге башлыгы Светлана Гыйниятуллина һәм партия төзелеше бүлеге баш белгече Альберт Җәләлетдинов катнашты.
Утырышны райондагы фракция җитәкчесе Ленар Хантимиров алып барды. Чыгышында ул Апас районының социаль-икътисади күрсәткечләренә тукталды һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге белән таныштырды. Бүгенге көндә район Советында барлыгы 44 депутат исәпләнә, шуларның 33е – «Бердәм Россия» партиясеннән. Ленар Талгатович партия үткәргән проект һәм программаларның үтәлеше хакында да сөйләде – «Балалар ил рәсемен ясый», «Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый», «Тарихи хәтер», «Ныклы гаилә», «Өлкән буын», «Сәламәт киләчәк» һәм башка бик күп чаралар. Депутатлар шулай ук республика программаларында да актив катнаша. Бүгенге көндә бик актуаль булган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит», «Үз мәктәбеңә ярдәм ит» хәйрия акцияләре дә депутатлар катнашыннан башка узмый.
Халык белән эшләүгә килгәндә, һәрдаим кабул итү көннәре уздырылып килә. РФ Дәүләт Думасы депутатлары Ильдар Гыйлметдинов ТР Дәүләт Советы депутатлары Ильшат Гафуров, Фәниль Багаутдинов график буенча апаслыларны кабул итәләр.
Очрашу барышында авыл җирлекләрендәге көндәлек проблемалар хакында да сөйләштеләр. Юллар, су, төзекләндерү эшләре акчага килеп терәлә. Республика программаларында, грантларда катнашып, бу сораулар күпмедер күләмдә чишелеп килә. Тик авыл халкы өчен бик отышлы булган үзара салымга да бик күп эшләнә. Бу өлкәдә нинди аңлату эшләре алып барылуы хакында да фикер алыштылар.
Светлана Гыйниятуллина депутатлык составына эшчәнлекне киләчәктә дә актив алып баруларына ышанычын белдерде. Аралашуның төп максаты исә – сәяси партия уздыручы «Фракция эшен иң яхшы оештыру» республика конкурсы кысаларында депутатларның эшчәнлеге белән танышу.