Нурания әби Насыйбуллина Ил башлыгының Котлау хатын алды

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Коштавылында гомер кичерүче Нурания әби Насыйбуллина 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

Бу уңайдан аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырылды.
Район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, Коштавылы авыл җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров акъәбине гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, изге теләкләрен юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International