Апаста эчке эшләр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уза

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Бәйрәм чарасында район башлыгы Равил Хисаметдинов, район эчке эшләр җитәкчесе, полиция полковнигы Рамил Хәбибуллин, ветераннар катнашты. Район башлыгы барлык хезмәткәрләрне, ветераннарны чын күңелдән бәйрәм белән котлап, Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды. Полиция полковнигы Рамил Хәбибуллин шулай ук барлык хезмәткәрләрне, ветераннарны бәйрәм белән котлады, скульптура композициясен булдыруда өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Районыбызның йөзек кашы булган, сынчы-рәссам Вячеслав Носовны Татарстан республикасының эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин имзасы белән Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре бәйрәм чарасын моңлы җырларын белән бизәделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International