Апаслылар кабат Гөлнур Айзат белән очраша

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

13 ноябрьдә, район үзәк китапханәсендә танылган якташыбыз Гөлнур Айзатның “Саф чишмә“ китабын тәкъдим итү кичәсе була.

 “Гомерем тыкрыклары“ дип исемләнгән кичәдә эчкерсез аралашу, китапның язылу тарихы, эчтәлеге белән танышу һәм башка кызыклы мизгелләр көтелә. Башлана 10.00 сәгатьтә. 0+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International