Зур Болгаерда "Каз өмәсе" узды

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Анда бу яктагы Әлмәндәр, Зур Күккүз, Чүрибураш һәм Болгаер авыл җирлекләрендәге мәдәният йортлары, клублар һәм китапханә коллективлары да катнашты. Тамашачылар һәм Апас мәдәният йорты белгечләре каршында сынау тотучылар бу чараны шушы яктагы барлык авыллар халкына күрсәтү турында карарга килде.

-“Каз өмәсе“ йоласы белән бәйле мондый чаралар 20-21-22 ноябрьдә Болынбалыкчы, Чирмешән, Сатмыш авылларында да үткәреләчәк, дип планлаштырылды. 5 декабрьдә исә Апаста берләштерелгән зур әдәби-музыкаль чарага әзерлек эшләре башланды,-диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.

Халкыбыз гореф-гадәтләре, йолаларыбыз онытылырга тиеш түгел, буыннар чылбыры өзелмәсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International