Апаслылар аны быел да зурлап искә алды. Район үзәк китапханәсе янындагы бюстка чәчәкләр салынды, хәтер кичәсе узды. Биредә музей, үзәк китапханә, мәдәният йорты,“Сәләт“ балалар иҗат үзәге, сәнгать мәктәбе, Шәүкәт абый Галиев исемендәге музей хезмәткәрләре, аны белгән өлкәннәр катнашты. Һәркем аның турында истәлекләрен яңартты.