Иске Әнәледә яшәүче Зәйнәп әби Сәйфетдинова котлаулар кабул итте

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шәрәфетдинов изге теләкләрен җиткереп, хәл-әхвәлен белештеләр.
Зәйнәп әби хезмәт юлын колхозда хисапчы булып башлый. Аннан авыл Советына чакыралар. Биредә ул 40 ел сәркатиб-хисапчы булып эшли.
Сугыш еллары ачысын да кичергән ул. Воронеж өлкәсендә йөргәннәрен бүген дә куркыныч төш кебек искә ала.
Зәйнәп әби бүген улы Хамис, килене Налия тәрбиясендә олы хөрмәттә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International