Апаста хокук бозуларны кисәтү эше буенча тикшерүләр узды

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

12 кешедән торган комиссия төрле тармак буенча районда хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлекне тикшереп, район башлыгы Равил Хисаметдинов катнашуында йомгак ясады. Һәрбер өлкә буенча уңай яклар әйтелеп китте, шулай ук тәкъдимнәр дә булды. Гомумән, район буенча эшчәнлеккә уңай бәя куелды. 
– Эшләгән эшләребез дә бихисап, шул ук вакытта әле эшлиселәре дә бар. Һәр өлкә бердәм булып эшләүнең нәтиҗәсе уңай булганны бүгенге йомгаклауда күрдек, - диде район башлыгы. Шулай ук тикшерү комиссиясенә рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International