Апаста «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга 18 ел тулу уңаеннан гражданнарны кабул итү узачак

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елнын 25 ноябреннән 1 декабренә кадәр «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга 18 ел тулу уңаеннан Апас җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнар кабул ителәчәк.

27 ноябрьдә 08.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр адвокат Татьяна Зәйнуллина, суд приставы Лилия Әхмәтова, нотариус Дамир Хәсәнов, Пенсия фонды белгече Гөлназ Зиннәтуллина, «Татарстан Республикасының БТИ» АҖ Апас бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Әхмәтҗанов кабул итәчәк.

28 ноябрьдә 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр сорауларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдиновка бирергә мөмкин булачак.

«Бердәм РОССИЯ» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе адресы: Апас ш.т. б., Совет ур., 2 йорт. Алдан язылу өчен телефон: 22-3-18.

Шулай ук 29 ноябрьдә партиянең һәр башлангыч бүлегендә, авыл җирлекләренең башкарма комитетларында иртәнге 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итү булачак. Кабул итүләрне партиянең беренчел бүлекчәләре секретарьлары, җирле үзидарә депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары алып барачак. Белешмәләр өчен телефон: 22-3-18.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International