Яшь чемпионнар Апаста үсә

2012 елның 24 октябре, чәршәмбе

“Алтын алка” Боз сараеның ишекләре бер дә ябылып тормый. Мәктәптән кайту белән балалар бирегә ашыга. Төрле яшьтәге 323 бала хоккей, фигуралы шуу, шорт-трек түгәрәкләрендә спорт белән шөгыльләнә. Аеруча да хоккей түгәрәгенә яратып йөриләр икән. Бозга чыкканчы иң элек барысы да, яшь аермаларына карап, тренажер залларында күнекмәләр үтәләр. Ә бозда инде алар үзләрен аеруча да иркен тоталар. Тимераяк, кәшәкә, алка, ярышлар һәм җиңүләр аларның инде төп хыялына әверелгән. Түгәрәкләр тәмамланганнан соң 19.00-20.00 сәгатьләрдә массалы шууга да райондашлар теләп йөриләр. Шунысы да мөһим, түгәрәләр дә, массалы шуу да түләүсез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International