Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендә социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәм күрсәтү буенча комиссия утырышы узды. Исегезгә төшерәбез, социаль контракт авыр тормыш ситуациясен җиңеп чыгу буенча гражданнарның актив гамәлләрен стимуллаштыру максатларында төзелә. Гаилә яки Граждан үз өстенә берничә йөкләмә ала, шул исәптән актив рәвештә эш эзләү, һөнәри белем бирү, ярдәмче хуҗалыкны үстерү, индивидуаль хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча да. Социаль контракт гамәлдә булган чорга ярдәм социаль адаптация программасында каралган кирәкле акчалар чикләрендә бирелә,