Апаста яшь әниләргә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Чарада кабат әни һәм әти булу бәхетен татыган гаиләләргә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бу кыйммәтле бүләккә районыбызның 6 яшь гаиләсе лаек булды. Шулай ук нәни сабыйларга яңа гына гаилә юлына аяк баскан парлар тарафыннан әзерләнгән күчтәнәчләр дә бирелде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район Пенсия фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рузалия Насыйбуллина яшь әниләрне бәйрәм белән тәбрик итеп, ихлас теләкләрен юлладылар. Район мәдәният хезмәткәрләре алар хөрмәтенә матур җырларын, биюләрен тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International