Аның максаты - киң җәмәгатьчелекне юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлдерү, юллардагы үлем-җитемнәрне, тән җәрәхәте алу очракларын киметү, закон, кагыйдә бозучыларга каршы чыгу.
Шушы уңайдан, районда 14 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр төрле профилактик чаралар узды. Аграр көллияттә дә юл кагыйдәләренә, хәвефсез юлларга өндәгән чара узды. Биредә районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев та катнашты. Студентлар төрле чыгышлар әзерләгәннәр иде.