“Салават күпере” балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеменә йөрүче нәниләр полиция хезмәткәрләре хезмәте белән танышу максатыннан район эчке эшләр бүлегенә юл тоттылар. Биредә алар полиция хезмәткәрләре белән очраштылар, аларның нинди хезмәт башкарулары белән таныштылар. Балалар өчен барысы да кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Алар күп соруларга җаваплар алып, зур тәэсирләр белән кайттылар.