Өмәгә килүчеләр иң элек Чирмешән авылының өлкән хуҗабикәсе Исламия апа Минһаҗева үстергән казларны бергәләп йолкып, саф кое суында юдылар. Урамга уен-көлке, гармун моңы таралды. Аннан хатын-кызлар казларны көянтәләргә асып, юлларга каурый сибә-сибә авыл мәдәният йортына юнәлделәр.
Мәдәният йортында җырлы-биюле бәйрәм чарасы оештырылды. Бирегә килүчеләр каз боткасыннан, кайнар коймаклардан авыз иттеләр. Төрле кул эшләре күргәзмәләре белән танышып, сокландылар. Сәхнәдә милли йолаларыбызны, үткәннәребезне чагылдырган тамаша тәкъдим ителде. Кичә ахырында сәхнә түренә узган елны Олы Бакырчы авылында узган каз өмәсендә бер-берсе белән танышып, бу көннәрдә никах туйларын билгеләп үтәчәк Олы Бакырчы авылы егете Камил Җамалиев белән Регина Габдрахманова чакырылды. Яшь парларга изге теләкләр юлланды, пар мендәрләр бүләк ителде.