Күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Шәмбалыкчы авылында яшәүче Альберт һәм Ландыш Хөснетдиновлар үз көчләре белән яңа йорт салганнар. Бу иркен, якты, җылы йортта бүген өч улы Ислам, Булат һәм Сөләйман үсеп килә.

Гаилә башлыгы «Ибраһимов и К» хуҗалыгының баш агрономы Альберт быел Татарстан Президенты Казан Сабантуена чакырылган иде, анда ул эш нәтиҗәләре буенча хөрмәтләнде һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 мең сум күләмендә грантына лаек булды. 
– Тагын бер дәүләт ярдәме алдык, - ди Ландыш. Авылыбыз Начар санлы сигналлы авыллар исемлегендә, шуңа күрә безгә спутник сигналын кабул итү өчен махсус тәлинкә сатып алырга туры килде. Күп балалы гаилә буларак, безгә 7300 сум күләмендә чыгымнар компенсацияләнде. Әлеге субсидия безнең исәп-хисап счетына республика бюджетыннан керде. Күп балалы һәм яшь гаиләләргә ярдәм итү өчен мондый дәүләт программалары күбрәк булсын иде,-диде хуҗабикә. 
Үз ихатасында Альберт белән Ландыш бик күп йорт хайваннары һәм кош-корт үстерәләр. Бакчада яшелчә дә, яшел тәмләткечләр дә, җиләк-җимеш тә үсә. Хуҗабикә үз ишегалларын иртә яздан һәм көзгә кадәр бизәп торучы чәчәкләр ярата. Тырыш гаилә бүген авылда да яхшы яшәп була, дип саный. Иң мөһиме иренмәскә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International