Өченче балага 100 мең сум

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

 Кече улыгыз Әмирхан бик вакытында туган. Күптән түгел махсус Указ чыкты. Гаиләгез шушы Указ шартларына туры килә, без өченче балага 100 мең сум күләмендә матди ярдәм алу өчен документлар тутыра башлыйбыз. Ике атнадан соң акча килергә тиеш инде сезнең банк картасын. 
Шулай килеп чыкты да, бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм үз вакытында безнең исәпкә алынды. Акчаны без йорт өчен кирәкле җиһазлар сатып алуга кулландык. Моңа кадәр, икенче балабыз-Сәидә кызы тугач, Ана капиталы алдык. Ана капиталы хисабына без гаиләбез, әниебез Сания белән яшәгән йортны яңарттык һәм киңәйттек. Олы кызыбыз Зәлия бүген мәктәптә укый, - ди Дәүләкәйдән күп балалы әни Ләйсән Хәсәнова. 
Бүгенге көндә районда 205 күп балалы гаилә исәпләнә, аларда 671 бала тәрбияләнә. Хәзерге вакытта гамәлдә булган шартлар буенча күп балалы гаиләләр 3 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр таныла. Алар арасында Зур Күккүз авылында яшәүче Марс һәм Галия Бинковлар гаиләсе бар, анда 9 бала тәрбияләнә, Апастан Әсгать һәм Елена Абрамкиннар гаиләсе, 6 бала тәрбияләүче, 4 бала тәрбияләүче Ришат һәм Рамил Әхмәтҗановлар һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International