Татар Пучинкәсендә яшәүче Илдус бабай Җиһаншин Ил башлыгының котлавын алды

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

 

Аңа әлеге уңайдан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләкләр тапшырылды. 
Илдус бабай озак еллар тракторчы булып эшләгән. Алар тормыш иптәше Фатыйма әби белән 58 ел парлы гомер итәләр. 5 ир бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, төпчек улларын вакытсыз югалтканнар. Бүген балалары, киленнәре, онык-оныкчыклары атна саен кайтып, булышып яшиләр. 
Илдус бабай гел хәрәкәттә булырга тырыша. Бик яратып бакчада эшли. Авылда алар гаиләсен һәркем хөрмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International