Биредә Аналар көне уңаеннан да зур кичә үтте. Бирегә күп балалы гаиләләр дә, өлкән яшьтәге әниләр дә катнашты. Апас мәдәният йорты каршында оешкан "Замандаш" төркеме матур җырларын, биюләрен башкардылар. Шулай ук авылның яшь талантлары да чыгыш ясады. Тамашачы тулы зал белән каршы алды, алкышларын кызганмады.