Коммерциячел булмаган оешмалар (алга таба – КБО) һәм Татарстан Республикасы бизнесы вәкилләре өчен «Социальная ярмарка» I Республикакүләм хәйрия фестиваленә теркәлү ачылды. Ул 2019 елның 7 декабрендә 10:00 сәгатьтән 15:00гә кадәр «Казан» халыкара ат-спорт комплексында узачак, адресы: Казан ш., Патрис Лумумумба ур., 47А/1.
Чарага теркәлүне 2019 елның 5 декабренә кадәр түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк http://социальнаяярмарка.рф/.
Теркәлү белән проблемалар туганда телефоннарга мөрәҗәгать итәргә: 8(843) 567-80-93; 567-80-97; 567-80-98.