26 ноябрьдә ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык - төлек сәясәте комитеты утырышы булды, анда депутатлар агымдагы елның III кварталында «2013-2022 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын үтәү йомгакларын карадылар.
Дәүләт программасын үтәү йомгаклары турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады. Агымдагы елның 9 аенда агросәнәгать комплексын үстерүгә 9,9 миллиард сум акча җибәрелгән, шуның 3 миллиарды – федераль бюджеттан. Гыйнвар-сентябрь айларында республиканың барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе күләме 190,7 миллиард сум тәшкил иткән.
«Авылда хуҗалык итүнең кече формалары эшкуарлыкны үстерүдә һәм авыл территорияләрен тотрыклы үстерүдә төп роль уйный», – дип аңлатты Ришат Хәбипов.
2019 елның 10 аенда КФХ һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар 598 мең тонна сөт җитештергән, шул исәптән КФХ – 145,5 мең тонна, тере үлчәмдә 87,7 мең тонна терлек һәм кош-корт сатылган, 308 млн данәдән артык йомырка җитештерелгән.
Ришат Хәбипов билгеләп үткәнчә, дүртенче ел Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү турында закон эшли, ул беренче чиратта шәхси хуҗалыкларда терлекләр асраучы гражданнарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Аларны карап тотуга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 2010 елдан ел саен субсидияләр бирелә.
«Савым сыерларын саклап калу өчен генә дә республика бюджетыннан 3 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Быел ярдәм 396,4 миллион сум күләмендә бүлеп бирелде», – дип хәбәр итте докладчы.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары быел «кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» милли проектын гамәлгә ашыру башлануына игътибар итте. Хәзерге вакытта республикада 273 кулланучылар кооперативы эшли, шуларның 45е 2019 елда булдырылган.
2018 елдан башлап республика бюджетыннан яшь кооперативларның матди-техник базасын үстерүгә 5 млн. сумга кадәр грант бүлеп бирелә. Халыкка мәгълүмати-консультатив хезмәтләр күрсәтү өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү компетенциясе үзәге булдырылды.
Ришат Хәбипов шулай ук АПКны техник җиһазландыруга, «авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» ярдәмче программасына, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының яшь фермерларга ярдәм итү буенча грант программаларына һәм башкаларга тукталды.