Апаста “Ике моң“ парлы җырчылар бәйгесе зонакүләм дәрәҗәгә үсте

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Чыгышларны көндездән үк танылган шәхесләрне берләштергән жюри бәяләде. Кич белән бәйгенең гала-концерты Апас тамашачысын таң калдырды. 4 сәгать барган концерт бүләкләүләр, көчле алкышлар белән тәмамланды.
“Ике моң“ бәйгесе Аналар көненә багышланган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин район башлыгының котлауларын җиткерде һәм бәйгедә катнашучыларга җиңүләр теләде. Зонакүләм бәйгедә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең сәнгать җитәкчесе Эльвина Якупова да катнашты. Ул да җыр бәйгесенең матур проектка әверелүен билгеләп үтте.
Якташыбыз Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов, Фирзәр Мортазин, Лена Бичарина, Татарстанның атказанган артисты Рамил Миңнегалиев, танылган җырчы Ринат Рәхмәтуллин, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмис Ногманов бүләкләү өлешеннән соң, үзләре дә моңлы җырларын бүләк иттеләр.
Һәр пар номинацияләр буенча билгеләп үтелде. 2019 елның “Иң моңлы пары“ булып Айрат Айтуганов һәм Алия Нуриева дуэты танылды.
“Бәйгене оештыруда район хакимияте зур ярдәм күрсәтте. Шулай ук Ринат Миначев, Илдар Зарипов, Илфат Шәрәфетдинов иганәчелек итте“, – диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.
Бик күп тамашачы соравы буенча тиздән “Ике моң“ концерты кабатлап күрсәтеләчәк. (6+)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International