Апас районына Татарстанның Монополиягә каршы хезмәте киләчәк

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсенең район территориясенә визиты 2019 елның 29 ноябрендә булачак. Муниципаль районга ведомствоның сатып алуларны контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе Алмаз Яфизов киләчәк.

Традиция буенча муниципаль район территориясендә район җитәкчелеге белән эшлекле очрашулар, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү һәм предприятиедә булу булачак. Монополиягә каршы органның җәмәгать кабул итү бүлмәсе (гражданнарны кабул итү) эше шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе администрациясе бинасында оештырылачак. Апас, Совет ур., 2 йорт. Кабул итү сәгать 9да башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International