Нәтиҗәдә, Апас аграр көллияте студентлары командасы гомумкоманда зачетында икенче урынны яулады. Моннан тыш алар аерым бәйгеләрдә дә иң-иңнәр рәтендә булдылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Апас аграр көллияте җитәкчесе Фаил Курамшин барлык җиңүчеләрне тәбрик итеп, Грамоталар тапшырдылар.