Кабыккүпер авылында яшәүче Гөлсия Тихтурова “Ана даны“ медале белән бүләкләнде

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен “Ана даны“ медале Аналар көне уңаеннан узган “Ике моң“ концерты барышында тантаналы шартларда бирелде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин тапшырды.

Гөлсия Тихтурова – 5 бала анасы. Үтәмештә сыер савучы булып эшли. Гаиләсе, балалары, эше хакында горурланып сөйли ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International