бирелгән сорауларның күбесе югары белем алу, максатчан укыту һәм квалификация күтәрү белән бәйле иде
«Бердәм Россия» партиясенең 18 еллыгына багышланган халыкны кабул итү кысаларында Апас җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул итү булды. Кабул итүне КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов үткәрде.
Кабул итүгә барлыгы 7 кеше килде. Бирелгән сорауларның күбесе югары белем алу, максатчан укыту һәм квалификация күтәрү белән бәйле иде.
Рияз Гатаулла улы КФУның төрле факультетларына керү өчен керү балларын әйтте.
Очрашуда шулай ук Апас җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Ленар Хантимиров, партиянең Апас бүлеге башкарма секретаре Румия Идрисова катнашты.
Шулай ук партиянең туган көне кысаларында бүген партиянең һәр башлангыч бүлегендә, авыл җирлекләре башкарма комитетларында гражданнарны кабул итү узды. Кабул итүләрне партиянең беренчел бүлекчәләре секретарьлары, җирле үзидарә депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары алып барды.