Иске Әнәледән Наҗия апа Сафиуллина: “Референдумга барасым бар дип төне буе уйлап яттым”

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Иске Әнәледә тавыш бирергә килүче һәрбер кеше коймак белән чәй эчеп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар. Әлеге 882 нче участокта 296 сайлаучы исәпләнә.

– Безнең авылда быел үзара салым итеп 500 сумнан җыярга килештек. Республикадан бер сумга дүрт сум өстәлеп тә кайта әле. Менә шул акчаны су скважинасы бораулауга тотачакбыз, - диде Альмира Салахова. Наҗия апа Сафиуллина да тавыш бирергә теләп килүен әйтте.
– Төне буе уйлап яттым. Рәхәт тормышта яшибез Аллага шөкер! Юлларыбыз әйбәт, барлык урамнарга да кереп була, суыбыз бар. Киләчәктә дә дус-тату булып, рәхәт тормышта яшик дип тавыш бирәбез, - диде ул..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International