Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Апаста яшәүче Илнур Азизов янында булып, кул таягы тапшырды. Бүләкне бик шатланып кабул итеп алган егет район җитәкчелегенә олы рәхмәтен юллады.
Апаста яшәүче Илнур Азизов күпләргә таныш. Тумыштан ук үз аякларында хәрәкәтләнә алмаучы егет тормыштан ямь табып, аның үзәгендә кайнап яши. Гел хәрәкәттә ул. Матур итеп җырлый, шигырьләр яза, шашка-шахмат, кул көрәштерү ярышларында катнашып, беренчелекне яулый. Машинасына утырып, теләгән җиренә барып кайта. Тормыш иптәше Фәнзия дә аның өчен олы терәк. Фәнзия дә тумыштан ук авыр сынауларга дучар булган. Ул да авыр хәрәкәтләнә. Тик шулай да язмыш авырлыкларына бирешми. Фәнзия – югары белемле психолог. Район социаль яклау бүлегендә хезмәт итә. Үзенең кул эшләре, аш-суга осталыгы белән һәркемне сокландыра.