16 яшьлек Елизавета Ефремовага коляска бүләк ителде

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында районда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү буенча төрле чаралар үткәрелә.
 Елизавета Андреевна Ефремова гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Әнисе Наталья Анатольевнаның сүзләренә караганда, кыз сәламәт туган, тик бер айдан соң сабыйның баш миенә кан сауган. Шуннан соң бала озак дәвалана, тернәкләнә, әмма кызны аякка бастыра алмыйлар. Инвалидлар декадасы кысаларында Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин 16 яшьлек кыз өчен инвалид коляскасын шәхсән үзе сатып алды һәм тапшырды. Гаилә күрсәтелгән ярдәм өчен бик рәхмәтле, коляска әти-әниләренә кызны ешрак урамга алып чыгарга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International