Бүген партиянең Апас җирле бүлекчәсе Яшь гвардиячеләре, аграр көллият студентлары «Геройлар Паркы»партия проектын тормышка ашыруга актив кушылдылар. Әлеге чара кысаларында алар һәйкәл территориясен кардан чистарттылар. Сугыш алга таба да китә, бу вакыйгаларны хәтерләгән кешеләр дә калмый диярлек, ә һәйкәл кала, үсеп килүче буын өчен хәтер булачак. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, балалар һәйкәл өстендә даими шефлык итәләр: аның торышын күзәтәләр, митинглар үткәргәндә тантаналы каравылда торалар. Яшьгвардиячеләр һәйкәлне һәрвакыт сак карыйлар: көзен яфракларны, язын үләнне һәм чүп-чарны җыештыралар, кышын кардан чистарталар.
Бу эшне зур җаваплылык белән башкарган балаларны карау күңелле булды.
"Һәйкәлләрне кардан чистарту, даими шефлык итү һәм һәйкәлләрне саклау – яшьгвардиячеләрнең көндәлек эше генә түгел, яшьләрне патриотик тәрбияләү, халык өчен уңай үрнәк», - дип билгеләп үтте партиянең Апас җирле бүлекчәсе Яшь Гвардия җитәкчесе Илдар Салаватов.