Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Иске Йомралы авыл җирлеге вәкиле Альфред Сафин акъәбине тәбрик итеп, изге теләкләрен юлладылар.
Миңнекафия әби тормыш иптәше Хәлим абый белән парлы гомер кичерә. Үз көннәрен үзләре күреп, балалар, оныклар игелегендә яшиләр алар. Яшьлегендә күп кыенлыклар, авырлыклар, тормышында ачы бала хәсрәтләре кичерсә дә, Миңнекафия әби шат күңелле, олы йөрәкле булып кала белгән. Хәлим абыйны да мактап, гел уңай яктан гына телгә ала ул.
–Хатын-кызның бәхете – ирдән икән. Бер генә кыенлык та күрмәдем, бер генә начар сүз дә ишетмәдем. Йөрәгемнең нык булуының сәбәбе дә шулдыр“ – диде ул.