Апас район хастаханәсендә “Сәламәтлек дәресләре“ узды

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Соңгы лекцияне участок табибы Фирдүс Сәлахов алып барды. Дәрескә килүчеләргә кара такта янында укытучыларча акбур тотып барган дәресе бик үтемле булды. Кан басымы, йөрәк-кан юллары һәм башка сорауларга да тулы җаваплпр бирде ул, табиб буларак, үз практикасыннан күпсанлы мисаллар да китерде. 
Без “Сәламәтлек дәресләре“ турында сайтыбыз һәм газета аша укучыларыбызга алдан ук хәбәр итәргә тырышабыз. “Йолдыз“ белән бергә булыгыз, дәресләргә йөрегез! Үзбелдеклелек белән, кешедән ишетеп, Интернеттан уку белән генә өйдә дәваланмагыз. Дәресләргә килгәндә беррәттән чиратсыз табиблар тикшерүе дә узарга мөмкин булуын да онытмагыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International