Солдат егет иң элек Ульяновск каласында хәрби укуларда булды, аннан Оренбург өлкәсендә артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итте.
–1 ел вакыт сизелми дә узып китте. Армиядә мөстәкыйльлеккә, тәртипкә, үз-үзеңне якларга өйрәнәсең. Әтием һәм абыем үрнәгендә үз теләгем белән хезмәт иттем. Мин ир-егет буларак бурычымны үтәдем, – ди егет, горурланып.
Динарның әти-әнисе исеменә командирларыннан Рәхмәт хаты да килгән. Шулай ук үзе дә Мактау грамоталары белән кайткан.