Апас районы башлыгы Равил Хисаметдиновны туган көне белән котлыйбыз!

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле Равил Фәритович! Апас муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты коллективы, авыл җирлекләре башлыклары сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә! Кешеләр белән эшләү һәрвакыт җаваплы  эш . Ә район башлыгы булу икеләтә җаваплы. Бу оештыру сәләте, кешеләрне берләштерә белү, энергия һәм үз-үзеңне аямый эшләүне таләп итә. Чөнки төрле масштабтагы күп төрле проблемаларны көн саен хәл итәргә туры килә. 

Сезнең энтузиазм, профессиональлек, эзлеклелек, көч һәм энергия иң зур планнарны тормышка ашыру өчен җитәр дип ышанабыз.

Чын күңелдән сезгә барлык уй-ниятләрегез , барлык планнарыгыз тормышка ашуын телибез! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, бетмәс-төкәнмәс оптимизм, күңел көрлеге, уңышлар, тынычлык һәм иминлек телибез!

Ихтирам белән, Апас муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International