-Райондашларыбызга бала чаклары истәлеге булган, чорма-сандык-чемоданнарда сакланып калган, октябрят, комсомол елларында мәктәпләрдә укыган Совет заманнарында Яңа ел чыршыларын бизәгән бизәк-уенчыкларын туплау турында без тәкъдимне моннан 3 ел элек ясаган идек. Рәхмәт, аңа кушылучылар бихисап булып, музеебезга ике йөздән артык Яңа ел Котлау открыткалары, Яңа ел чыршысы бизәкләре, уенчыклар тапшырдылар. Араларыннан иң-иңнәрен сайлап алып, исемле күргәзмәне без хәзер ел да декабрь аенда оештырабыз. Сез дә килеп күреп китегез һәм бик матур башлангычка кушылыгыз, бүләкләрегезне бөтен халыкка күрсәтерергә мөмкинлекләребез чиксез,-ди директор Рәмис Ногманов. -Музеебезга килсәгез, Яңа ел кәефләре алып китәрсез!