Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

2019 16 декабрендә Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының Апаста  һәм Биеш авыл җирлегендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

 Гражданнарга хокукый мәсьәләләр буенча консультация бирү максатларында Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән берлектә министрлык, ведомство һәм оешма белгечләреннән, аерым алганда, мобиль мәгълүмати-консультацион төркем формалаштырды.

Бу төркемгә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратыннан, Татарстан Республикасы Конституция суды Аппаратыннан, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советыннан, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча росреестр идарәсеннән, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсеннән, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлегеннән, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратыннан, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасыннан, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасыннан вәкилләр керә.

Татарстан Республикасы халкын хокукый агарту чараларын әзерләү һәм оештыру социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы халкын хокукый агартуны үстерүгә ярдәм итү фонды белән берлектә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан бирелгән грант акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла.

Гражданнарга консультация бирү вакыты һәм адресы:

- Апаста:  16.12.2019 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Апас штп.,  Гагарин ур., 9 йорт (район мәдәният йорты) адресы буенча;

- Биеш авыл җирлегендә: 16.12.2019  13:30 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Биеш авылы, Ленин урамы, 54 йорт (Биеш күпфункцияле үзәге) адресы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International